Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Минем тарихым — минем Татарстан» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясалды.
Конкурсны Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге оештырды. Оештыру комитетына килгән 400 эшнең һәрберсендә Татарстан белән горурлану да, аның өчен җан ату һәм ярату бар. Жюри әгъзалары катнашучыларның эшләрен 5 номинация буенча бәяләде. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.