ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Казан Кремле” музей тыюлыгында “Татарстан — дөнья киңлегендә” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан республикасы Президент Аппараты һәм Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды.
Күргәзмә Республиканың 1990 нчы еллардан алып бүгенге көннәргә кадәр халыкара мөнәсәбәтләрен чагылдырган экспонатларны үзенә туплаган. Алар Татарстанның халыкара партнерлары белән багланышлары, мәдәни һәм икътисадый хезмәттәшлек тарихы, илләр арасында тынычлык һәм тотрыклылыкны саклау турында сөйли.
Айназ Мостафина Татарстан дәүләтчелек тарихи музее бүлек мөдире
Күргәзмәдә Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның Халыкара визитлары һәм очрашулары вакытында бүләк ителгән фоторәсемнәр, бүләкләр, Рәхмәт хатлары тәкъдим ителә. Биредә урын алган Ат кылы белән кулдан тукылган “Гасырлар төпкеленнән” Бурятия республикасының бүләге аеруча игътибарны җәлеп итә. Экспонатлар арасында Халыкара төрки мәдәнияте ТЮРКСОЙның истәлек билгесе һәм Кытай Халык Республикасы осталары ясаган каллиграфия җыелмасын да күрергә мөмкин. Күргәзмәнең үзенчәлекле бизәге — Япония, Согуд Гарәбстаны белән бәйле экспонатлар. Моннан тыш, массакүләм һәм дөньякүләм спорт ярышларында бүләк ителгән сувенирлар да урын алган. Күргәзмә 2021 елның 28 февраленә кадәр эшли.
Ләләл Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.