31нче мартка кадәр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза. Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынган. Алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Зөя утрау-шәһәрлеге кебек брендлар бар.
Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны билгеләячәк. Гражданнар алдында Татарстандагы барлык районнарның тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерә торган оешма һәм предприятиеләрнең иң данлыклыларын ачыклау бурычы тора.