Без ТАССР төзелүнең йөз еллыгы уңаеннан йөз исем сәхифәсен дәвам итәбез. Бүген сүзебез танылган шәхесләрнең берсе – танылган композитор Александр Ключарев иҗаты турында.
“Без әлеге яшь талантның татар совет музыкасына зур өлеш кертүен көтә алабыз.” – Композитор чыгышларыннан соң, шагыйрь Муса Җәлил бер мәкаләсендә әнә шулай дип язды.
Александр Ключарев –татар музыкасы мирасына зур өлеш керткән күренекле композитор.
Ул балачагыннан татар халык җырларын белгән һәм яраткан. Ключарев татар музыкасы тарихына композитор да, фольклор җыючы да, концертларда катнашкан пианист та булып керде. “Татар халык көйләре”нең ике җыентыгын әзерләп бастырды.
Татар музыка сәнгатенең зур белгече буларак, Ключарев төрле жанрларда – балет, симфонияләр, симфоник сюиталар, җырлар һәм романслар, джаз оркестры өчен әсәрләр, татар җыр һәм бию ансамбленә композицияләр иҗат итте.
Рус милләтеннән булып та, аның әсәрләре бай милли бизәлеш, татар музыкасы интонацияләрен сизгер ишетүе белән белән аерылып торды. Александр Ключаревның музыкасын бик яратып тыңлыйлар.