Республикада ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы уңаеннан республиканың әһәмиятле урыннары турында «Татарстан тарихы» масштаблы проектын эшләтеп җибәрделәр.
«Татарстан тарихы» проекты социаль челтәр кулланучыларын республиканың күп санлы уникаль урыннары белән таныштырырга, ТАССР тарихыннан мөһим фактларны искә төшерергә юнәлдерелгән.
Проектта 100 кеше катнашачак: блогерлар, иҗтимагый хәрәкәт лидерлары, артистлар һәм музыкантлар, спортчылар һәм республика халкы. Һәр көн өч ай дәвамында алар Татарстанның мәшһүр урыннары турында сөйләячәк.
Проектка ИсторииТатарстана, ПоТатарстану 100ЛетТАССР хештеглары буенча кушылырга мөмкин.