Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Бүген сүзебез дәһшәтле Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, тыныч тормышка әйләнеп кайту, хәрабәләрне торгызу, колачлы яңа төзелешләр турында.
Сугыштан соң Татарстанның барлык солдатлары да шунда ук өйләренә кайтмый. Украинада, Белоруссиядә, РСФСРның җимерелгән башка өлкәләрендә хуҗалыкны торгызырга кала. Кайткан кешеләр дә тормышны җайга салырга ярдәм итә.