Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Быел республикабыз төзелүнең 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Әлеге олы вакыйгага әзерлек берничә ел элек башланды.
2020 нче елда ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Ике ел элек Россия президенты чорыбызның әлеге вакыйгасын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады.Татарстанның дәүләт үсешендә локомотив булуын исәпкә алып, тантаналар бөтен илдә узачак. Аларны әзерләү белән оештыру комитеты шөгыльләнә. Республика Дәүләт бүләге статусына ия булган махсус медаль чыгарылачак. Күп кенә мөһим объектлар төзелә яки реконструкцияләнә.
Эшлисе эшләр күп. Юбилейга әзерлек һәм аны уздыру вакытында да , шулай ук бөек республикабызның яңа тарихы башлангач та.