Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2013 нче елгы Универсиада, Казанның дөнья дәрәҗәсендә масштаблы спорт ярышларын уздырырга сәләтле булуын күрсәтте. Соңгы елларда башкалабыз, нинди спорт төрләре чемпионатларын кабул итте, шуларны искә төшерик.
Казан универсиадасы спорт марафоны этабы булды. Республиканың Ак барс, Рубин, Динамо, Зенит, Уникс, Синтез командалары Россия, Европа һәм дөньякүләм ярышларда уңышлы чыгыш ясыйлар, еш җиңеп чыгалар. Татарстан Европа илләренең иң дәрәҗәле — шахмат, бозда фигуралы шуу, туплы һәм алкалы хоккей, җиңел һәм авыр атлетика, җилкәндә ишү, ату, суда формула бер, бокс, дзюдо, самбо, Көнчыгыш көрәшләре, фехтование, теннис, бадминтон, керлинг, йөзү, авиа һәм автомобильдә узышу ярышларын уздыра. КамАЗ- Мастер командасы пилотларының күпсанлы җиңүләре барыбызга да билгеле. Иң соңгы зур вакыйгалардан – су спорты төрләре буенча 2015 нче елгы дөнья чемпионаты, 2017 нче елгы Конфедерация Кубогы, 2018 нче елгы дөнья чемпионаты уеннары. Башкалабыз Россия һәм чит ил җанатарларын кабул итүче төп шәһәрләр арасына керде.
Чиратта триатлон буенча Европа, кыска арадагы суда йөзү буенча дөнья чемпионатлары. Казанның үзендә Олимпиада уздыруга гариза бирүе дә ихтимал.