Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 1979 нчы елда Түбән Камада нефть химиясенең беренче продукциясе эшләп чыгарылды, шулай итеп Татарстан сәнәгатенең күәтле тармагына нигез салынды.
1979 нчы елның апреле. Түбән Камада яңа казаныш. Тагын бер сәнәгать тармагы – нефть эшкәртүгә нигез салынды. Заводның беренче чираты эшли башлады.
Хәзер республикада нефть байлыкларын комплекслы файдалануны яңа тармаклар тәэмин итәчәк.
Элоуавт җайланмасы продукция эшләп чыгара башлады. КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев төзүчеләрне һәм эксплуатациягә тапшыручыларны хезмәт җиңүе белән котлады. Бу республикада нефть эшкәртүнең киң мәйданына башлангыч бирде.