Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” дигән проект әзерләде. 70 нче елларда республикабызның Көньяк-көнчыгыштагы нефть районнары һәм шәһәрләре сизелерлек үзгәрде, тиз арада яшьләр каласы Түбән Кама калкып чыкты. Архивта уникаль кадрлар сакланган – аларны сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
60 нчы елларда Татарстанда нефть чыгару артты, сәнәгать үсеше халыкның бер урынга җыелып яшәвенә йогынты ясады, шәһәр-районнар — Әлмәт, Лениногорский, Азнакай, Җәлилне үзгәртте, яңа шәһәр Түбән Кама барлыкка килде.
Илфар Сәетов: «Монда буш җир иде, дөрес әйтәләр. Бу вакытка шәһәрнең кайсы урында төзеләсе, химия комбинатының нинди төсмер алачагы төгәл билгеләнгән иде. Мин монда килеп 3 ел үтүгә, 5 катлы капиталь торак йортларны файдалануга тапшыра башладылар. Безнең яңа тормыш шулай башланды.»
Яшьлек каласы салынды. Ә республика 50 еллыгына якынлашты.