Телевизор караучылар соравы буенча без республикабызның ничек итеп төзелүе һәм үсеше турындагы сюжетларны кабатлап бирәбез. ТАССР юбилеена «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Архив эше буенча дәүләт комитеты белән берлектә «Тарих авазлары» проектын әзерләде. Бүген сүзебез Стаханов рекордларының кайда куелуы, яшь кызларның игеннәрне урып-җыюда тракторда тәүлек буена ничек итеп эшләүләре турында
Ил белән бергә ДнепроГЭСны төзиләр. Һәр өченче эшче- Татарстаннан. Казандагы мех, сабын кайнату заводларында Стаханов рекордлары куела. Республика уңыш өчен Бөтенсоюз ярышында Ленин орденын алды, тракторларга кызлар утырды.