Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. 2010 нчы елда Минтимер Шәймиев республика Дәүләт киңәшчесе булды һәм шунда ук уникаль проект – Болгар музей-тыюлыгын һәм Зөя шәһәр-утравын яңарту эшен башлап җибәрде. Татарстанның беренче президенты командасы эше йомгакларын ЮНЕСКО оешмасында югары бәяләделәр.
Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 2010 елда республика Дәүләт киңәшчесе булды. Яңарыш Фондын җитәкләде, Болгар һәм Зөя хәрабәләрен торгызуга алынды. Мәчетләр, чиркәүләр, музейлар яңартылды. Яшәү шартлары үзгәрде, йортлар, юллар, причаллар, Россиядәге беренче Ислам Академиясе төзелде. Казан Кремленнән соң, Болгар тарихи-археологик комплексы, ә аннан соң Зөядәге Успенский соборы һәм монастырь ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объектларына керде.
Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның мәдәниара диалогын ныгыту буенча махсус илчесе булды. Ә конфессияләр арасындагы дуслыкны ныгытып, Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга алынды.