Тәтештәге туган якны өйрәнү музеенда, әйтерсең лә, тарих җанлана. Музей ТАССРның яшьтәше — быел аңа нигез салынуга 100 ел. Музейга килүчеләргә уникаль программалар, экскурсияләр тәкъдим ителә. Экспонатлар турында тарихи фактларга нигезләп сөйлиләр, интерактив кулланмаларга да таяналар. Киләсе репортаж музей эшчәнлеге турында.
Музейда кунакларны җылы өй шартларында каршылыйлар. Экскурсиягә килүчеләр янына экскурсоводлар түгел, ә йорт хуҗалары – сәүдәгәр Серебряковлар гаиләсе чыга. Үзләренең балалары белән таныштыралар, сәүдәгәр гаиләсенең серләрен бергәләп ачалар.
Әнә шундый күренеш белән танышканда, балалар үзләре дә бер гаилә генә түгел, ә тулы бер як кешеләренең бай мәдәнияте, гореф-гадәтләрен таныйлар.
Экскурсияче Валерий Кулаженков: » Үз тарихыңны белү һәм аны балаларга җиткерү кызыклы. Минем 40 еллык педагогик стажым бар, балаларны үз һәм Тәтешне үстерүгә өлеш керткән кешеләр үрнәгендә тәрбиялим. Бу чын сәүдәгәрләр шәһәре булган.»
Документаль фотографияләр һәм сирәк экспонатлар йорттагы бөтен атмосфераны бирә алмый. Тарихны тирәннән аңлау өчен тере аралашу кирәк. Гади әңгәмәләрне интерактив материаллар алыштыра. Музейда кулинария мастер-классы да уздырыла.
Материаллар белән танышкан арада, яңа пешеп чыккан камыр ризыкларын дегустациягә чыгаралар.
Мондый экскурсияләр халыкның мәдәниятенә һәм тарихын яхшы белергә булыша. Музей хезмәткәрләре өчен иң мөһиме — өйдәге җылылык һәм уңайлылык атмосферасы.
Музей директоры Наталья Понедельникова: «Без музейны җанландырырга тырыштык. Балалар барысын да үз күзләре белән күрәләр. Сәүдәгәр йортында пешерелгән тәмле ашамлыклар аларны шушы чорларга алып китә, чынбарлыкны күзалларга булыша. Музей чын яшәешнең бер өлеше булырга, шуны күрсәтергә тиеш.»
ТАССРның 100 еллыгы елында Тәтештәге туган якны өйрәнү музее шулай ук юбилеен – 100 еллыгын билгеләп үтә. Музей яңарыш кичерә. Яңа экспозицияләрнең нинди булачагын әлегә сер итеп саклыйлар. Музей бирегә килүчеләрне һәрвакыт кунакчыл каршылаячак.
Регина Сафиуллина, Владимир Юрков.