Түбән Кама икмәк комбинаты менә 50 ел инде шәһәр халкын үз продукциясе белән сөендерә. Икмәк-күмәч һәм кондитер ашамлыкларының ассортименты төрле һәм сыйфатлы. Предприятие заманча технологияләрне кулланып эшли. Шул ук вакытта үзенең «традицияләрне саклап калу» дигән алтын кагыйдәсенә дә тугрылыклы. Предприятие исәбендә бик күп бүләкләр һәм дипломнар бар. Ә иң соңгы сертификатлар – «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе. Түбән Кама икмәге хуш исле, тәмле. Икмәк-күмәч ашамлыкларының даны еракларга таралган. Алар 40тан артык төрдә, сыйфатлы он, еллар буена сыналган рецептлар кулланыла.
Түбән Кама икмәк комбинаты быел үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Менә ярты гасыр инде ул сатып алучыларны үз продукциясе белән сөендерә. Көн саен биредә бер тонна икмәк җитештерәләр. Соңгы этапларның берсе – икмәкне төрү. Сертификатлашкан материал гына кулланыла. Күптән түгел генә анда ТАССРның 100 еллыгы логотипы барлыкка килде. Ул Татарстанның тарихи датасын хөрмәтләү билгесе булып тора.
Түбән Кама икмәк комбинаты АҖ генераль директоры Лилия Гатауллина: « Бу логотоипны бик теләп кулланышка керттек. 1 гыйнвардан ук Татарстанның 100 еллыгы стикерларын куллана башладык. Без республика белән горурланабыз. Безнең завод та республикабызның бер өлеше, өстәвенә быел предприятиенең юбилей елы да.»
Әлеге логотип өчен Түбән Кама икмәк комбинаты шәһәрдә беренче булып «ТАССРның 100 еллыгы»сертификатын алды. Ул үз товарларын маркировкалауда юбилей елы билгесен актив кулланучы сәнәгать предприятиеләренә тапшырыла.
Анастасия Шакирова, Булат Абдуллин.