Барлык шәһәр һәм районнар да диярлек «Балалар рәсем ясый» дигән 14 нче республика телевизион конкурсына кушылды. Аны безнең телерадиокомпания мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясе, ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге»Дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән үткәрә. Бу юлы конкурс гадәти булмаган форматта уза. Катнашучылар ясаган рәсемнәрен безгә социаль челтәрләр аша җибәрәләр.
Башкалабызның 99 нчы мәктәбе укучысы Диана Вәлиева — юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үти. Мегаполис урамнарында меңләгән машина йөри, кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк. Аның сыйныфташлары һәм параллель сыйныфта укучылар конкурста «ТАССРга 100 ел» һәм «Бөек Җиңүнең юбилее «на багышланган темаларны сайлаганнар.
Чаллы мәктәпләреннән дә рәсемнәр күп килә. Алар да, ел саен безнең конкурста актив катнаша.
Республика авыллары укучылары да конкурска үз иҗат җимешләрен тәкъдим итәләр. Менә болары Биектау районыннан килгән. Балалар шулай ук «Куркынычсыз юллар», Җиңү юбилее һәм республиканың 100 еллыгына багышлап рәсемнәр ясаганнар.
Быелгы дөнья күләмендәге катлаулы эпидемиологик хәл безнең масштаблы акциянең этапларын үткәрүгә үз төзәтмәләрен кертте. Урыннарда эшләр май бәйрәмнәреннән соң 22 майга кадәр кабул ителәчәк. Ә яшь рәссамнарның картиналарын тамашачылар да күрсен өчен, аларны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге ваццаб номерына җибәрергә кирәк.
Дмитрий Второв.