Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды вәкилләре уздырган матбугат конференциясе берничә мәдәни чараны оештыруга багышланды. Тулырак киләсе язмада.
17 мартта Казанда “Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры Халыкара фестивале һәм татар җыр сәнгате” дигән темага Халыкара гамәли конференция үтәчәк. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
Татар эстрадасында тагын бер яңалык – 11 апрельдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында сәнгать осталарының “Микрофонсыз концерты” булачак.
Татарстан Президенты башлангычы белән беренче тапкыр “Яңа татар җыры” конкурсы үткәрелә. Ул татар эстрадасын яңа югарылыкка күтәрүне максат итә.
“Яңа татр җыры” конкурсының беренче этабында июль- август айларында аудиоязмалар тыңланачак. Финалга узучылар концерты сентябрьдә, ә гала-концерт ноябрьдә булыр дип көтелә.
Фәнис Мөхәммәтов, Ирек Хәмидуллин.