Саба урман хуҗалыгы бистәсендә хоккей турниры узды. “Нарат” спорт комплексында «Газпром трансгаз Казан», «Ак барс» ветераннар һәм Россия матбугаты йолдызлары командалары көч сынашты. Журналистлар командасы составында Роман Широков, Дмитрий Сычев, Андрей Николишин, Роман Скворцов кебек танылган спортчылар, телевидение тапшыруларын алып баручылар чыгыш ясады. Матбугат командасы ярышларда инде 18 ел катнашса, газчылар командасы 2014 елда гына оешкан. Турнирда «Российская пресса» командасы җиңү яулады. Әлбәттә, шундый турнирларда иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу. Турнир ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.