Республикабыз яшьтәшләре – май аенда 100 яшен тутырган хөрмәтле ветераннар белән таныштырабыз. Саба районының Төбәк авылының иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улы Әлмиев Бөек Җиңүнең 75 еллыгы бәйрәме көннәрендә 100 яшен билгеләп үтте. Аңа гомер бәйрәме белән Россия президенты Владимир Путин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов котлвын җиткерделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.