ТАССР төзелүнең 100 еллыгында берничә көнгә Казан илнең архив башкаласына әйләнде. Республикада архив эше буенча Бөтенроссия Советы уза.
Бу өлкәдә тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга бөтен Россиядән белгечләр килде. Кунакларга Татарстан архивчыларының эш тәҗрибәсен, вакыйгалар һәм язмышлар аша Татарстан халкының бер гасырлык яшәешен чагылдырган цифрлы экспозицияне тәкъдим иттеләр. Күргәзмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады. Республикада тарихи мираска сакчыл караш булуын билгеләп үтте. Шунда ук Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитетының ТАССР төзү турындагы карары күчермәсен тапшырдылар, ул элек Мәскәүдә сакланган.