Республика үсешенә зур өлеш керткән ветераннарны, хезмәт алдынгыларын «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләү дәвам итә. Мәртәбәле медальгә Кукмара районының Вахитов исемендәге хуҗалыгы сыер савучысы Светлана Гордеева да лаек булды.
17 яшеннән фермада ул. Соңгы елларда рекордлы эш күрсәткечләренә иреште. Былтыр һәр сыердан 10 мең 400 литрдан артык сөт сауды. Быелгы максаты әлеге чикне узу.