Әгъзам Гобәйдуллин кабат Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе итеп сайланды. Әлеге карар советның 15нче съездында кабул ителде. Башта республика президенты Рөстәм Миңнехановка «Татарстан шәһәр һәм район җитәкчеләре» дигән өч томлык басманы тәкъдир иттеләр. Китап ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан татар һәм рус телләрендә дөнья күрде.
Әгъзам Гобәйдуллин ассоциациянең агымдагы елдагы эше турында хисап тотты. Съезд беренче тапкыр ике форматта үткәрелде. Залда фикер алышуларның барысы да туры эфир аша республика районнарына трансляцияләнде.
Президент милләтара, диннәр арасындагы татулыкны ныгыту, рухи кыйммәтләрне саклау, үстерү, православие храмнары, мәчетләр төзүнең мөһимлеген ассызыклады. Киләсе елда Казан Мәрьям Ана иконасы соборы төзелеше төгәлләнәчәген әйтте. Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның 2022 елда Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын тантаналы бәйрәм итү турында карар кабул итүен дә белдерде.