Татарстанда яңа янгын сүндерү машиналары хәрби дежурлыкка куелды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе шәхси составына автомобиль ачкычларын Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Алар арасында Президент программасы буенча капиталь төзекләндерелгән 12 машина бар. Өч ел эчендә Татарстанда автоцистерналарны ремонтлауга 310 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ачкычларны тапшыру тантанасы берьюлы берничә юбилей датасына — Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 30, аның Татарстандагы идарәсенең 25, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Республикада хәзер гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Матди-техник базасын актив ныгыталар. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов яңа программаны гамәлгә ашыруны аерым билгеләп үтте, аның буенча республиканың 68 мең йорт хуҗалыгы, автоном янгын сигналы җиһазлары белән тәэмин ителгән. Шунда ук Казанның Гаилә үзәге каршындагы мәйданда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр.