Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә хезмәттә зур уңышларга ирешкән татарстанлыларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге бүләкләргә икътисад, социаль, мәдәният, мәгариф, җитештерү, сәнәгать һ.б. өлкәләрдә эшләүче 46 кеше, шулай ук хезмәт ветераннары лаек булды. ТР Президенты үзенең «тырыш хезмәте белән республика үсешенә өлеш керткән» һәркемгә рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен билгеләп үтте. «Хакимият органнары, бизнес-бергәлекләр, җәмәгатьчелекнең тырышлыгы белән киләсе ел игелекле эшләр һәм мөһим нәтиҗәләргә бай булыр дип өметләнәм», — диде. Татарстан Республикасы Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Әйтик, Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов – Александр Невский ордены, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының вокал буенча репетиторы Винера Ганиева Мактау билгесе ордены белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Идел-Пресс» Полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медаленә лаек булды.
Татарстанның Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча Төбәк иҗтимагый хәйрия фондының идарә рәисе Владимир Вавилов, республика һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик «ТАССР оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнде. Тантаналы чарада башка дәүләт бүләкләре дә тапшырылды.