Казанда “Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры Халыкара фестивале һәм татар җыр сәнгате” дигән темага Халыкара фәнни — гамәли конференция узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Галимнәр, музыка һәм тел белгечләре, танылган композиторлар, җырчылар, шагыйрьләр берничә юнәлеш буенча фикер алышты. Дөнья мәдәнияте яссылыгында һәм милли үзенчәлекне формалаштыруның нигезе буларак татар җыры, профессиональ җыр сәнгатенең үсеше һәм киләчәге, Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең милли-мәдәни тормышыбыздагы роле турындагы чыгышлар зур бәхәсләр белән үтте.