Казанда татар – башкорт классик язучысы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Һәйкәл башкалабызның Оренбург тракты һәм Даурия урамнары киселеше янындагы скверда урнашкан. Әлеге сквер үзе дә Мостай Кәрим исемен йөртә. Монументны Россиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук эшләде. Татарстан һәм Башкортостан арасында хезмәттәшлекне үстерүгә, халыклар арасында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуга зур өлеш керткән өчен «ТАССР ның 100 ел» медале белән Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров бүләкләнде.
***
Шулай ук ике республика җитәкчесе Кабан күле яр буен төзекләндерүнең барышын да карадылар.Әлеге обьект Татарстанның җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы буенча яңартыла. Рөстәм Миңнеханов белән Радий Хәбиров ял итүчеләр белән аралаштылар, алар арасында Уфадан килгән туристлар да бар иде.
***
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Татарстанга эш сәфәре барышында «Безнең ишегалды» республика программасы эшенең нәтиҗәләрен дә тәкъдим иттеләр. Казанның Декабристлар урамындагы яңа төзекләндерелгән ишегалды территориясен карадылар
***
Казан Кремлендә очрашуда ике республика җитәкчесе хезмәттәшлек турында фикер алышты. Хәзер Татарстан белән Башкортостан арасында товар әйләнеше 34 миллиард сумга җиткән. Нефть химиясе, машина төзү, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгында, башка тармакларда хезмәттәшлек үсә. Рөстәм Миңнеханов барлык юнәлешләрдә хезмәттәшлеккә игьтибар өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде. Башкортостан җитәкчесе ТАССРның 100 еллыгы белән котлады, Татарстанның үсеш юлын югары бәяләде.