23-24 сентябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт җыены”н үткәрә.
Чарага Россиянең 67 төбәгеннән 350, 11 чит илдән 50 кеше — барлыгы 500 милләттәшебез чакырулы дип белдерде матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров. Җыен программасы кысаларында Милли шура утырышы, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылучы зур чараларны тәкъдим итү тамашасы һәм бай мәдәни программа да каралган. Милләт җыенының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы көтелә.