«Майский» теплица комбинатында ел нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Илдәге иң зур предприятиеләрнең берсендә яктылык кулланып, грунтта 45 мең тоннага якын яшелчә үстерелә, продуктларның экологик яктан куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә. Узган елгы нәтиҗәләр һәм киләчәк перспективалар нинди? Безнең киләсе репортажда.
«Майский» теплица комбинатында беренче тапкыр эксперимент итеп, караҗиләкне 2016 елда утыртканнар. Ул чакта ук инде беренче вакытларда мул уңыш алмаячакларын фаразлаганнар. Плантациядә җиләк үсешен даими контрольдә тотканнар.
Казан аграр университетын тәмамлаган Алинә Мотыйгуллина җиләк үстерүгә махсуслашкан. Югары уку йортында алган теоретик белемнәрен гамәлдә сынап карый.
Биш ел эчендә бу эксперименталь теплицаларда галимнәр дә күзәтүләр алып барган, биредә лимон һәм лайм да бүген җимеш бирә. Ә караҗиләк 8 мең төп утыртылган. Шуларның 3 меңе-теплица шартларында. Биредә төрле сортлар бар. Тиздән сәнәгать масштабларына чыгу күз алдында тотыла.
Җиләк-җимеш культуралары участогы башлыгы Әмир Җиһаншин: «Караҗиләктә төрле, шул исәптән яман шеш авыруларына каршы торырлык витаминнар бик күп. Караҗиләккә сорау зур, без аны яңа өзгән көенчә сатуга чыгарабыз.»
«Майский» комбинатында элеккечә күпләп помидор һәм кыяр үстерәләр. Үз электр энергиясен, яктырту системасын кулланып, экологик яктан чиста сыйфатлы яшелчә үстерәләр. Биредә үз эшләрен яратучы белгечләр эшли.
Майский комбинатының 2 нче цехы эшчесе Гүзәл Хәйруллина: «Үсемлекләрдән мул уңыш үссен дисәң, аларны яратырга, алар белән сөйләшергә, яхшылап карап үстерергә, вакытында сугарырга кирәк. Бездә ел әйләнәсенә җәй.»
Витаминлы продукция җыю ял көннәрендә дә тукталмый. Дәүләтнең инвестиция ярдәме белән зур булмаган җитештерү теплицалары Россиянең башка төбәкләрендә дә барлыкка килә. “Майский” комбинатында технология таләпләрен үтәүгә игьтибар зур. Үз энергия системалары, заманча транспорт цехы булу Россия базарында көндәшлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Элеккечә томат, кыяр, салатлар һәм яшел тәмләткечләр көн саен Төньяк, Урал, Себер һәм Россиянең Европа өлеше төбәкләренә озатыла.
«Майский» теплица комбинаты генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Ганиев: «Конструкцияләрне, технологияләрне, җиһазларны үзебездә җитештерәбез, шуңа күрә без үзкыйммәте түбән булган продукция җитештерәбез.. Бу безгә бөтен Россия күләмендә җитештерүне тотрыкла сакларга, көндәшлек итәргә мөмкинлек бирә.»
Күптән түгел предприятие тармакта иң яхшыларның берсе дип танылды. Моны продукцияне маркировкалау өчен «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану өчен сертификаты да раслый.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин.