Әлмәттә “Балкыш” иҗат фестиваленең сайлап алу этабы уздыАнда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы районнар катнашты. Бу проект өлкән яшьтәге кешеләр өчен, алар аны ел саен көтеп ала. Бу юлы фестиваль Татарстан ветераннары оешмасының 35 еллыгына һәм фестивальнең 10 еллыгына багышла. Фестивальнең күңелле мизгелләре киләсе язмада.
Фестивальнең зональ этабын гадәттәгечә Әлмәт районы пенсионерлар җирле оешмасы ветераннарының хоры ача. Александра Безрукова үземне күпме хәтерлим, шулкадәр җырлыйм, ди. Ә фестивальгә әзерлек — алга таба җырлауны дәвам итү стимулы.
Күп кенә артистлар фестивальдә беренче тапкыр гына катнашмый. «Сеспель» ансамбле бу юлы чуваш такмакларын әзерләгән.
«Балкыш — нәкъ менә безнең өчен. Бу тагын бер тапкыр пенсионерларга җыелырга безгә сәбәп.»
Фестивальдә катнашучылар өчен иң мөһиме — өлкән яшьтәге кешеләрнең бер — берсе белән берләшүе һәм аралашуы. Ә кайберәүләр өчен — күптәнге хыялны чынга ашыру мәйданы, ансамбльдә җырлау һәм сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге.
Һәркем үз талантларын күрсәтте, кемдер шигырьләр укыды, кемдер җырлады, ә кемдер биеде. Сергей Фокин — Рус Акташы авылында мәдәният йорты директоры. Фестивальдә 2012 елдан бирле катнаша. Быел концертта өч тапкыр чыгыш ясаган.
“Балкыш” фестиваленең берничә этаптан тора, башта сайлап алу муниципалитетларда уза, шуннан соң республиканың 7 районында һәм шәһәрендә лауреатлар билгеләнә.
Осталык дәрәҗәсен, костюмнарның сыйфатын жюри бәяли. “Балкыш фестивале жюриен Россиянең һәм
Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырдылар, ә аларның иң — иңнәре зональ этаптан соң Казанда апрель, май һәм октябрь айларында гала-концертта чыгыш ясар дип көтелә.
Валентина Васильева, Лиана Әхмәтвәлиева, Илнур Җәлилов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.