Казан “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен алырмы? Бу безнең барыбыздан да тора. Моның өчен za нокта kzn нокта ru сайтыннан тавыш бирергә мөмкин. Әлеге мактаулы исем Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән өчен бирелә. Россиянең 20 шәһәре шушы исемгә дәгьва кыла.
Казанга «хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен za точка kzn сайтында тавыш бирергә мөмкин. Мактаулы статус Бөек Ватан сугышында җиңүгә зур өлеш керткән Россия шәһәрләренә бирелә. Элегрәк инициативаны Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хуплаган иде. Казан мактаулы исем алуга дәгъва кылучы 20 шәһәрнең берсе.
«Бөек Ватан сугышы башланганда Казанда 139 предприятие хәрби рельсларга күчә, тагын 70е үзәк төбәкләрдән эвакуацияләнә. 4 ел эчендә Татарстан башкаласы заводларында төрле корал төрләре өчен 100 мең тоннадан артык дары һәм 30 меңнән артык самолет ясалган«.
42 нче елда Мурманск янында бәреп төшерелгән ПЕ-2 бомбардировщигын эзләнү отрядлары инженерлары торгыза. Ул чордагы хәрби самолетларның барлык запас частьләре дә кадерле экспонат буларак саклана.
ТР «Ватан» эзтабарлар отрядлары берләшмәсе Советы рәисе Александр Коноплев: «Без китерелгән барлык самолетлар, аларның экипажы турында мәгьлүматлар бар. Без аларны кадерләп саклыйбыз, чөнки киләчәк буын өчен алар зур кыйммәткә ия.»
Бөек Ватан сугышы елларында һәр алтынчы самолет Казан авиация заводында җыелган.
Тыл хезмәтчәне Николай Аникин:«Миңа ул чакта 4 яшь кенә иде, сигез сәгать урынына барыбыз да 12шәр сәгать эшләдек.».
Сугыш вакытында Казанга СССР Фәннәр Академиясенең 5000нән артык хезмәткәре килгән. Курчатов, Капица, Шмидт. Шәһәрнең конструкторлык бюроларында Королев, Туполев, Глушко эшләгән.
Бөек Ватан сугышы мемориалы мөдире Александр Александров: «Сугыш чорында Казанда эшләгән заводларның күпчелеге шунда төпләнеп калды, алар әле дә эшләүләрен дәвам итәләр.
Эвакуацияләнгән предприятиеләр арасында Ленинград оптика-механика заводы да бар. Блокаданы кичергән ветеран кызы — завод музее җитәкчесе өчен бу гаилә тарихы да.
Казан оптика-механика заводы музее мөдире Марина Андреева:»Барлыгы 700 мең бинокль, 30 мең минометлы һәм авиация прицеллары чыгарылган».
Сугыш елларында республикада азык-төлек карточкалары системасы кертелде. Татарстан колхозлары фронтка 2 млн. 100 мең тонна икмәк, 638 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 млн.тонна ит, 200 млн. литр сөт, 8 мең тоннадан артык йон озаткан. Донорлар 42 мең литр кан тапшырган.
Тыл хезмәтчәне Гаврил Пестов:«Без балалар колхозда эшләдек. Иртәдән кичкә кадәр. Эш вакыты чикләнмәгән иде, кырларны эшкәрттек«.
Сугыш вакытында бирегә берничә йөз мең кеше эвакуацияләнгән. Республикада 75 хәрби госпиталь эшләгән. Шәһәр һәм халыкның хезмәт батырлыгын оныту мөмкин түгел. Казан әлегә кадәр фән, сәнәгать үзәге генә түгел, ә медицина үзәге дә булып кала бирә.