Казанда ветеран башкаручылар арасында «Балкыш » алтынчы республика фестиваленең йомгаклау концерты тәмамланды. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирүгә багышланды.
«Ләйсән» вокаль ансамблендә катнашучылар бу җырны ел буена репетициядә күп тапкырлар җырлаганнар. Җыр аһәңле яңгырасын, һәркемнең күңеленә барып ирешсен дип тырышканнар. Ансамбль фестивальдә беренче тапкыр. Иң өлкән башкаручыга 79 яшь.
Фестивальдә катнашучылар олы яшьтәге иҗат кешеләре. Башта республика шәһәрләре һәм районнарында сайлап алу турлары узды. Узган елга караганда күбрәк — 176 коллектив лауреат булды.
Быел фестиваль онлайн форматта узды. Меңләгән конкурсант үз чыгышларын җибәрде. Ун минут эчендә йомгаклау концертын 120 мең кеше карады. Фестивальнең быелгысы аеруча истәлекле даталар — Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына, Казага хезмәт батырлыгы шәһәре исеме бирелүгә багышланды. Бу — өлкән буын казанышы.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Берничә ел барган фестивальдә 70 меңгә якын кеше үз талантын, сәләтен күрсәткән.
Ралина Абрамова, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.