Буада «Мин сине сагынам» фильмының премьерасы булды. Кинокартинаны ТАССРның 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан махсус төшергәннәр. Фильмның нигезе итеп чынбарлыктагы тормыш тарихы, шул исәптән Буа районы халкының истәлекләре алынган.
Фильм ул чор шаһитлары истәлекләре буенча төшерелгән. Кинокартина Бөек Ватан сугышы елларында дистәләрчә мең эвакуацияләнгән баланы сыендырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы, хезмәте һәм мәхәббәте турында.
Марина Мусиенко режиссер: “Фильмның идеясе продюсерыбыз Татьяна Мерзлякованыкы. Ул блокаданы өзүнең юбилей елына багышланган “Минем әле яшисем килә” фильмын төшергәннән соң барлыкка килде. Бу премьера исә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына туры килде”.
Фильмны берьюлы Татарстанның берничә районында һәм Чуашстан Республикасында төшергәннәр. Сүз уңаеннан, сәнгать картинасының исеме Буага бару юлында барлыкка килгән.
Марина Мусиенко “Фильмны ничек атарга дип уйлаганда, продюсерыбызның әнисе Наилә Мерзлякова “Аның исеме йөрәкләргә үтеп керерлек, җылы булырга тиеш” дигән фикер әйтте. “Мин сине сагынам” дип аталган җырдан картинаның исеме дә барлыкка килде. Наилә ханым фильмда үзе дә катнашты”.
Фильмда Казан яшь тамашачылар театры актерлары – ТР халык артисты Нина Калаганова, Анна Иванова, шулай ук балалар һәм олылар театр коллективлары һәм киностудияләрендә катнашучылар катнаша.
Марина Мусиенко “Украиннар – укытучы да, әниләр дә, балалар да – барысы да шушы милләт кешеләре, Рогатиннар гаиләсе. Белоруссларны уйнаучы малай белән кыз – рус милләтеннән”.
Сценарий авторы — Мария Мусиенко. “Мин сине сагынам” фильмы Бөек Җиңүнең 70, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Картина 2020 елның җәендә дөнья күрер дип планлаштырылган, әмма пандемия аркасында премьера кичектерелгән.
Марина Мусиенко, режиссер: “Без Президент, “Татнефть” һәм башка грантларга гариза биреп карадык. Ләкин, картина ТАССРның 100 еллыгына төшерелгәч, ул республика бюджетыннан финансланырга тиеш дип уйладылар булса кирәк. Шуңа да без бер грант та отмадык. Продюсерыбыз Татьяна Мерзляковага тырышырга туры килде. Ярты елдан соң, март аенда, барлык грантларны оттык”.
Фильмны «Православие яшьләре» иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге «Ватан тарихы» фонды, «Татнефть» АҖ һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә төшергәннәр.
Алсу Сәмигуллина, Гакыйл Камалетдинов. Татарстан яңалыклары.