«Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурсның җиңүчеләре билгеле. Бөек Ватан сугышы темасына язылган иң яхшы әдәби әсәр номинациясендә Марат Кәбиров, ә поэзиядә Камил Минһаҗев беренче урынга лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тарихи хәтерне барлау, яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә иң яхшы повестька, хикәягә конкурс иткән иде. Әлеге иҗади бәйге Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан да хупланды. Бу хакта Комиссия рәисе Марат Әхмәтов җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында җиткерде.
Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе