Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда «Ветеран онлайн» акциясен башлап җибәрделәр. Республика ветераннары сугышчан иптәшләре һәм яшь буын вәкилләре белән интернет аша аралаша алачаклар. Акциянең инициаторлары «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары булды. Ветераннарның аралашуы Skype челтәре аша корылачак. Беренче шалтырату 22-нче февральдә узды.Моннан тыш, май аенда «Обелиск» акциясе старт ала – актив яшьләр муниципаль берәмлекләр администрациясе белән бергә истәлекле урыннарны һәм республиканың хәрби каберлекләрен тәртипкә китерәчәкләр. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Тере хатлар» проектына Татарстан мәктәпләре кушылачак. Республиканың уку йортларында солдат хатларын укыячаклар. «Тере хатлар» проекты дүртенче тапкыр тормышка ашырыла. Традиция буенча, проект кысаларында Татарстанның танылган кешеләре, сугыш еллары хатларын укыячаклар.