Әгерҗе районы Кырынды авылында тиздән100 яшен тутыручы Мөнәвәрә Яхина яши — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Сугыш һәм тыл ветераннары

Әгерҗе районы Кырынды авылында тиздән100 яшен тутыручы Мөнәвәрә Яхина яши

05.11.2020

Илләр, кешеләр язмышында мәңге онытылмаслык вакыйгалар була.  Шундыйларның  берсе  Бөек Ватан сугышы. Быел бөек җиңүгә 75 ел тулды. Алдагы видеоязмабыз  да безгә җиңүне якынайткан бөек ватан сугышы ветераны, бүгенге көндә Әгерҗе районының Кырынды авылында яшәп гомер итүче, тиздән 100 яшен тутыручы Мөнәвәрә Яхина турында. Аның белән туган ягында, коллегам Чулпан Әмири очрашып, үткәннәрне барлап кайтты.

Быел  бөек ватан Сугышы тәмамлануга да  75 ел тулды. Әмма аның дәhшәте- һәрбер гаиләгә кагылды. Хөрмәтле сугыш, тыл  ветераннарыбызның  саны да елдан –ел кими бара. Ә бит алар сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән,  утлы елларда туган балалар. Шуңа күрә сабыр, нык, түземле  алар.Шундыйларның берсе Әгерҗе районының Кырынды авылында яшәп гомер итүче, сугыш һәм хезмәт ветераны Мөнәвәрә апа Яхина.  Киләсе елда  Мөнәвәрә апа үзенең 100 яшлеген билгеләп үтәчәк.Ә тумышы белән ул  Әгерҗе районы Сокман авылыннан. 1921 елның 2 февралендә, гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1936 елда Казан педагогия техникумына укырга керә, 1939 елны аны тәмамлап, Әтнә районына укытучы булып кайта.1942 елның 15 маенда, 21 яшьлек Мөнәвәрә үз теләге белән фронтка китә. Ржев шәһәрендә  шоферлар курсын тәмамлаган кызга, сугышчыларга корал, азык-төлек ташырга туры килә. Каты бәрелешләр вакытында яраланып, контузия ала һәм Хабаровскига озатыла.Хәер, үткәннәрне исенә төшерә-төшерә Мөнәвәрә апа сүзне үзе дәвам итте.

Новости СМИ2

 Мөнәвәрә Яхина-Бөек Ватан сугышы ветераны

1945 елны гвардия сержанты дәрәҗәсендә Мөнәвәрә апа Кырынды авылына кайта. Хәрби хезмәттәге батырлыклары өчен  ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германия», «Япония өчен» медальләре белән бүләкләнә.  Сугыштан соң исә аның  40 елга сузылган педагогик эшчәнлеге башлана. Әгерҗе  районында күп еллар башлангыч сыйныф укытучысы, директор булып эшли. Эшләгән дәверендә  районның Әрем, Хор.Ключ авылларында мәктәп салдыра,һәм лаеклы ялга чыкканчы Кырынды мәктәбендә белем бирә.

 Мөнәвәрә Яхина-Бөек Ватан сугышы ветераны 

ӘЙе, ире Сөббух абый белән алар унбиш ел гына яшәп калалар. Ире урман хуҗалыгы өлкәсендә эшли. 3 малай тәрбияләп үстерәләр.Әни безне эш белән тәрбияләде. Үзе дә бик төгәл, гадел булды, бездән дә шуны таләп итте– ди уллары.

Новости СМИ2

 Рәис Яхин-улы

 Рәшит Яхин-улы

Рафилә Яхина-килене

Новости СМИ2

Бүгенге көндә Мөнәвәрә апа барлык балалары, оныклары  тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши.Шушы яшемдә дә үз аягымда йөри алуыма сөенеп туялмыйм ди ул. Ииде ничә ел  рәттән Казанга Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан уздырыла торган тантанага  баруына  да шатланып туя алмый. Алдагы Җиңү бәйрәмнәрен дә күрергә насыйп булсын иде әле.Сынагын аларны бу дөня. Ләкин сындырмаган, сыгылдырмаган. Кайткан юлда да Мөнәвәрә  апа сөйләгәннәрне уйлап кайттым. Без бәхетле чорда яшибез.Һәрберебезгә  дә алга таба  тыныч, матур тормышта яшәргә насыйп булсын иде!

Чулпан Әмири, Таһир Хәсәнов Татарстан Яңалыклары.Әгерҗе районы.

 

 

 

 

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (2.11.20)

Яңалыклар (5.11.20)

Хәерле көн, Татарстан! (8.10.20)

Хәерле көн, Татарстан! (5.11.20)

Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә йомгак ясады

Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” бәйгесенә йомгак ясады

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+