ТАССР төзелүнең 100 еллыгына 100 исем. Республикабызның күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез артист Галия Кайбицкая иҗаты турында.
Галия Кайбицкая – үз буынының талантлы башкаручыларының берсе. Татар театр һәм музыкасы сәнгате тарихында ул үз йөзен, үз урынын тапты.
Балачагыннан шигырьләр укырга, кешеләр алдында җырларга ярата. 17 яшендә театр техникумына укырга керә, биредә Галия Булатова, Хәким Сәлимҗанов, Риза Ишморатова белән бергә белем ала. Беренче уку елында ук инде “Таһир һәм Зөһрә” спектаклендә уңышлы уйный. Аңа Солтан Габәши, Александр Литвинов игътибар итә. Аларның тәкъдиме белән музыка техникумына укырга керә. Шулай итеп, Галия ике техникумдагы күнегүләрне һәм театрдагы эшчәнлеген берләштерә. Галия Кайбицкая ун ел эчендә драма театры сәхнәсендә күп кенә рольләрдә — “Казан сөлге”сендә Мөршидәне, “Сүнгән йолдызлар”да Сәрвәрне, “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрәне, “Наемщик”та Гөлйөземне һәм башкаларны уйный.
1934-1938 елларда Галия Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы опера студиясендә, танылган профессор Д. Белявский классында укый. Студиядә укуын тәмамлагач, Казанга кайта һәм опера театрында солист була. Күп еллык эшчәнлеге дәверендә җырчы татар, рус, чит ил композиторларының Алтынчәч, Галиябану, Сәрвәр, Марфа һәм инде, әлбәттә, Дж. Вердинең “Травиата” операсыннан Виолетта кебек бай образлар галереясен тудыра. Ул опера театрына академия театры актерлары — чын сәхнә осталарыннан алган актерлык осталыгын бирә. Сәхнәдә җырлап кына калмый, ә үз геройлары белән бергә яши.
Галия Кайбицкая татар халык җырларын, романсларын башкаручы буларак та, зур популярлык казана. Кешеләргә аралашу шатлыгын бүләк итеп, һәрвакыт үзенә ышанып, чын күңелдән җырлый.