Элек Печән базары Казан татарлары өчен мәдәни һәм иҗтимагый үзәк ролен үтәгән. Ул сату урыны гына түгел, ә Казан татарлары очрашып, күрешеп, бер-берсенә яңалыклар җиткерә торган җир дә булган. Берничә ел рәттән “Печән базары» 100 ел элек булган халәтенә кайта. Тарихи үткәнебезне барларга хзбәрчебез Мөршидә Җиһан да барып кайтты.
Быелгы «Печән базары» фестивалендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә республика бәйрәме уңаеннан килгән кунаклар да катнашты.
Чынбарлык белән бер гасырга кире кайтып килү мөмкинлегеге булган чарада каршыңа тарихи шәхесләр дә килеп чыгуы гадәти хәл.
Шушы атмосферага килеп эләккән һәр кеше чын мәгънәсендә үзен Тукайлар чоры Печән базарында сыман хис итә.
Кабан күленең яңартылган яры буенда узуын да бик ошаткан «Печән базары» фестиваленә килүчеләр.
Мөршидә Җиһан Владимир Юрков Татарстан яңалыклары.