Республикабызда якташлык хәрәкәтен моннан утыз ел элек беренчеләрдән булып Чирмешән районы башлап җибәргән иде. Казандагы якташлык җәмгыяте әле дә уңышлы гына эшләп килә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча җәмгыять республика грантын да отты. Җәмгыять районга һәрьяклы ярдәм күрсәтә. Быел Чирмешән районы оешуга 90 ел тулды, активистлар шушы тантаналарны, шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чараларны оештыруда да булышты. Яңа ел алдыннан районны үстерүгә зур өлеш керткән предпритятиеләр, оешмалар вәкилләренә, галимнәргә, мәдәният-сәнгать әһелләренә, журналистларга районның 90 еллыгы истәлек медальләре тапшырылды.