Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен республикада тулаем төбәк продуктын 5 процентка арттыру бурычын куйды. Бу бурычны үтәүгә кече һәм урта бизнесны, шулай ук үзмәшгульләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Буа районының Иске Суыксу авылыннан Гүзәл Җамалетдинова үз эшен моннан ун ел элек башлап җибәрә. Милли камыр ризыклары пешереп сата. Эшмәкәр җитештергән продукциясен хәзер “ТАССРның 100” еллыгы логотибы белән чыгара.
Бүген Гүзәл Җамалетдинова тантаналы шартларда ТАССРның 100 еллыгы медале һәм җитештергән товарына “ТАССРның100еллыгы” логотибын ябыштыруга рөхсәт биргән сертификатка ия булды.Үз эшен моннан 10ел элек башлап җибәргән эшмәкәр өчен бу зур хыялларның берсе.
Үзмәшгуль Гүзәл Җамалетдинова :”Без аның белән горурланабыз. Татарстанда яшәп, шул эмблеманы ябыштырып товарларны сатачакбыз. Бу безнең хыялда да юк иде”
Бүген Гүзәл Җамалетдинова кул астында 16 кеше эшли. Биредә татар халык ашлары пешерәләр. Илсөяр Әхмәтҗанова белеме буенча – пешекче. Эшкә моннан 4 ел элек килә.
Аш-су остасы Илсөяр Әхмәтҗанова: “Мин 4 елдан бирле монда эшлим. Ипи пешерегә килдем. Камырларны да, пирог камырларын да куям”
Бүген биредә печенье, пироглар, чикләвекләр пешерәләр. Буа районында 19 кибеткә тараталар. Күрше Кайбыч районы райпосына да товарларны илтәләр. Һәркайсы “ТАССРнң 100ел”лыгы логотибы астында таратыла. Бигрәк тә үзләре пешергән тортка ихтыяҗ зур.
Эльмира Гайнуллина :“Миңа иптәш кызым алып килгән иде. Бик ошады.Мина бик тә ошады”
Фәрит Шәкүров ”Яратып алам.Шул кадәр тәмле.Сыйфаты әйбәт. Татарстанныкы да бик тәмле”
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен республика тулай төбәк продуктын 5% ка арттыру бурычын куйган иде. Буалылар бу юнәлештә республикада 24 урынны били. Районда бүген 750 артык үзмәшгуль теркәләгән.