Бөтендөнья татар конгрессы 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады. Республика Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев матбугат конференциясе уздырды.
Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә журналистлар бөтен дөнья татарлары арасында хезмәттәшлек итүдә төп рольләрнең берсен башкара. Спикер Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, шулай ук Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүдә башкарылган эшләр турында искә төшерде.Шулай ук Стратегиянең бөтен дөнья татарлары тәкъдимнәре һәм фикерләре ярдәмендә формалашуы турында сөйләде.
Киләсе 2021 елның 18 гыйнварында Казанда Милли Шураның чираттан тыш ачык утырышы узар дип көтелә. Анда җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать кабул ителәчәк.
Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитетының матбугат хезмәте җитәкчесе