Бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Азнакай районында булачак. Анда ул “Безнең ишегалды” республика программасы барышы белән таныша, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелүче “Яхшылык һәм балачак” чарасында катнашачак. Алдагы көнне Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә муниципаль районында булды.
«Нефтьче» мәдәният сараенда чын бәйрәм мохиты. Төрле буын вәкилләре республика һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керттеләр. ТАССРның бер гасырлык юбилеена һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган күргәзмә һәркемдә кызыксыну уятты.
ТАССР флагы-тантананың төп символы. Ул илнең байтак федераль округларында һәм республиканың күпчелек районнарында булды. Чираттагы маршрут -Әлмәттә.
Әлмәт муниципаль Советының тантаналы утырышы да нефть төбәге башкаласының барлыкка килү тарихына, казанышларына, хезмәт кешеләренә багышланды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан үзенең йөзьеллыгына Россия төбәкләре арасында ышанычлы лидерлар рәтенә керде. Әлмәтлеләрнең республика казанышларына керткән өлеше шактый.»
Республиканың гасырлык юбилее һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы «Татнефть» компаниясенең 70 һәм Әлмәт районының 90 еллыгына туры килде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов «Без ветераннарны, район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне искә алдык. Районыбыз тарихы нефтьчеләр белән тыгыз бәйләнештә. Биредә алар да бар.
Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләргә югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Утырыштан соң шәһәр урамнарын карады. «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерү дәвам итә. Парламент Рәисе кешеләрнең яңарышлардан ни дәрәҗәдә канәгать булуы белән кызыксынды. Ә кайберәүләр, Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә эшләгән елларын искә алып, башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Булат Шакиев Эдуард Мөхәммәтҗанов, Татарстан яңалыклары.