Бүген республикабызда ТАССРның 100 еллыгына багышланган Бөтенроссия пленэры уза. Илнең иң яхшы рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итәләр.
Иҗади проектта катнашучылар, яшенле яңгыр килсә дә, рәсем ясаудан туктамыйлар. Күк болытлы булса да, рәсемнәренә якты ачык төстәге буяуларны гына төшерәләр. Республика башкаласыннан алган тәэсирләре шундый.
Татарстаннан алган хис-кичерешләрен Россиянең төрле төбәкләреннән 30 дан артык оста рәсемнәрдә сүрәтләячәк. Рәсемнәрне Казанда, Зөя шәһәр утравында, Болгарда ясыйлар – проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Рәссамнар барлыгы 60 картина ясаячак. Ә күргәзмә 28 июльдә Казанда хәзерге заман сәнгате галереясендә узачак.
Кайбер картиналарны балалар йортларына, тернәкләндерү үзәкләренә, туган якны өйрәнү музейларына тапшырачаклар.
Василиса Сергеева, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.