Бүген, 14 октябрьдә, көндезге сәгать икедә, республиканың Милли музеенда, коллекцияләрне формалаштыруга зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү тантанасы була. Менә инде 125 ел милли музей, республиканың, илебезнең вакыйгалары һәм язмышлары белән бәйле булган бөтен документаль әйберләрне җыеп, саклый. ТАССРның 100 еллыгына Милли музейда оештырылган «Татарстан тарихы борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» дигән яңа экспозиция тарихи коллекцияләрне дә, соңгы елларда оешмалардан һәм шәхси затлардан алынган бүләкләрне дә үз эченә ала.