Без ТАССР төзелү тарихының төп үрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Безнең “Татарстан” Дәүләт телерадиомпаниясе Архив эше буенча Дәүләт Комитеты белән берлектә “Тарих авазлары” проектын тәкъдим итә. Казанның мең еллыгында башкалабызда 1 нче Халыкара мөселман киносы фестивале узды. Аның беренче җиңүчеләре кемнәр – бергәләп искә төшерик.
2005 елда Казанда 1 нче Халыкара мөселман киносы фестивале узды. Ул “Мәдәниятләр диалогы аша” өндәмәсе белән үтте.
Фестивальгә 154 фильм тәкъдим ителде. Бу зур сан. Без фестиваль белән Америка, Канада, Австралия, Европа илләрендә кызыксынуларына горурланабыз.
Мөселман киносы фестивале ел саен уза. Шаляпин исемендәге опера, Нуриев исмендәге балет фестивальләре белән бергә, төп мәдәни чараларның берсенә әйләнде.