Россия Герое лейтенант Алексей Козин үскән йортта мемориаль такта куелды. Батырларча һаләк булган Алексей Козин Югары Ослан районының Пещичи авылында туган.
Тантанада герой-танкистның әнисе Лариса Козина, хәрби хезмәткәрләр, Росгвардиячеләр катнашты. Алексей Козин 99нчы елның сентябрендә Дагыстан һәм Чечня чиген саклауда катнаша. Яна башлаган танк янында ул берүзе калып хезмәттәшләренең гомерен саклап калуга ярдәм итә.