Актанышта предприятие-оешмалар хезмәтчәннәре, авыл җирлекләре спорт сөючеләренең спартакиадасы узды. Быелгы ярышлар ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75 һәм Актанышка нигез салынуның 310 еллыгына багышланды. Спорт бәйрәменнән безнең алдагы репортаж.
Спорт бәйрәмендә 1200 спорт сөюче катнашты. Район башлыгы спартакиадада өченче урын ияләренә – 30 000 сум, икенче урынга – 40 000 сум, ә беренче урын яулаган командага 50 000 сум күләмендә приз вәгъдә итеп куйган иде.
Бүләкләр саллы булганга гына түгел, спортны үз иткәнгә, сәламәт яшәү рәвешенә тартылганга авыл җирлеге командалары, район үзәгенең мәгариф учреждениеләре, оешмалар бар төр ярышта да актив булдылар.Икешәр ир-егет белән хатын-кыз чаңгы трассасында эстафетада узышты, шорт-трек, гер күтәрү, теннис, бадминтон, кул көрәштерүдә көчләрен сынады.
Ярышның иң кызган мәле-командалар арасында аркан тартышу булгандыр. Актаныш районында иң көчле ир-егетләр Актанышбаш авыл җирлегендә яши, шулай ук үзәк хастаханә һәм спорт мәктәбендә эшли.
Авыл җирлекләре арасында Киров командасы җиңү яулады. II урында — Пучы, III дә Уразай җирлекләре командалары. Мәгариф учреждениеләре арасында беренчелек спорт мәктәбе командасында. Актанышның икенче мәктәбе командасы — икенче, беренче мәктәбе командасы өченче урында.
Оешма-предприятиеләр арасында район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге хакимият командасына тиңнәр булмады. Кече нефть компаниясе командасы икенче, үзәк хастаханә вәкилләре өченче урында. Актаныш муниципаль районы мәълүмәт үзәге ярдәмендә әзерләнде.