Актаныш районында Казан дәүләт аграр университеты профессоры Харис Мусин, үзенең студентлары белән ике көн дәвамында авыл җирлеге башлыкларын, яшелләндерү серләренә өйрәтте. Галимнең әйтүенчә, Актаныштагы яшелләндерү стиле, нәкъ Европадагыча.
Харис Гайнетдин улы Актанышка әле өченче тапкыр гына килә, һәр юлы Актаныш белән хозурланып йөрүен яшерми. Район үзәгендә яшеллекнең, аеруча миләш агачларының күп булуын әйтте. Миләш агачы гел файдадан гына тора,- дип уку вакытында миләш агачының үзенчәлекләре белән таныштырды. Актанышның яшеллегенә үзгәреш кертергә кирәк түгел, әмма төзәтмәләр кертергә киңәш итә.
Баксаң, агачларны шахмат тәртибендә утырту отышлы икән. Зәңгәр чыршы, туя, яшел артыш агачлары белән төсләр балкышын баетырга киңәш итә галим. Актаныштагы яшелләндерү стиле нәкъ Европадагыча, ди ул.
Яфраклы агачлар ылыслы агачларга караганда, углекислый газны күбрәк йота икән. Тупыл агачлары 35 тонна газны үзләштерергә сәләтле, ә нарат агачы 5 тонна гына углекислый газны йота.. Харис Мусин Актанышта зәвыкле, декоратив агач үсентеләрен үстерү өчен питомник булдырырга тәкъдим итте. Галим бирегә килеп өйрәтергә, укытырга да әзер.
Казан дәүләт аграр университеты студент-магистры Илнур Хөснетдинов уку барышында агачларның сок хәрәкәте булмасын өчен иртә язда һәм көз ахырында кисәргә һәм ничек кисәргә кирәклеген аңлатты.
Җирлек башлыклары яшелләндерү курсларының кирәкле һәм вакытында оештырылуын билгеләп үттеләр.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова, Актаныш районы.