Республикабызда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап төрле чаралар оештырыла, ветераннар белән очрашулар уза. Әйтик, Түбән Кама шәһәре һәм районында 1259 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шуларның 37се хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Михаил Леонтьев – әнә шундыйлардан. 93 яшьлек ветеран белән безнең хәбәрчебез дә очрашты.»Иж» мотоциклын Михаил Леонтьев 40 ел элек сатып ала. Техниканы саклык белән куллансаң, ул оныкчыкларга чыдый, ди ветеран. Әлегә – руль артында үзе йөри. Быел машина йөртү таныклыгын да яңарта. Быел ветеранга 93 яшь тула. Безнең төшерү төркеме килүенә героебыз шкафыннан бәйрәм костюмын чыгара. Күкрәгендә – медальләр. Тормышы турында ветеран сәгатьләр буе сөйләргә әзер, күргәннәреннән китап язарга була. Бар белгәннәрен балаларына сөйләп калырга тырыша. Болар барысы да эш арасында үтә. Җәй айларын ветеран бакчасында үткәрә
Михаил Варламовичның ике бала тәрбияләп үстерә, 4 оныгы, алты оныкчыгы бар. Бабабыз бөтен эшне дә үзе эшли, озак еллар безне куандырып яшәсен, ди аның турында туганнары.