5 майга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар, рәсем конкурсында катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Җиңүнең 75, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы темаларын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә бәяләячәк. Хезмәтләрне тәкъдим итү өчен электрон адреслар экранда күрсәтелгән.
Хат темасына «Рәсем конкурсына», хатның үзендә катнашучының исем-фамилиясен, уку учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк. Бер катнашучыдан бары тик бер генә эш кабул ителә. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, калган катнашучылар сертификатлар алачак.