Тиздән, ягъни 30 августта- зур бәйрәм. ТАССРның 100 еллыгы, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көннәрен билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан, бу атна дәвамында без, шушы олуг вакыйгаларга бәйле шәхесләр белән очрашырбыз. Алар республикабыз үсешенә гаять зур өлеш керткән, күренекле кешеләр. Бүген үз хатирәләре белән,бөтендөнья татар конгрессының “Дөнья” интернет студиясе баш мөхәррире Римзил Салих улы Вәлиев уртаклаша.