26 нчы апрельгә кадәр «Татарстанда — музейлы яз» акциясе узачак, ул беренче тапкыр онлайн-форматта үткәрелә. Әлеге чараХәтер һәм дан елы, шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышлана.
Атна дәвамында виртуаль мәйданчыкларда — интернетта, радио һәм телевидениедә, шулай ук мультимедиа кушымталарында — республика музейлары виртуаль экскурсияләр, конкурслар, мастер-класслар һәм төрле һөнәр вәкилләре белән очрашулар тәкъдим итәчәк.
22-нче апрельдә казанлылар Татарстан музейлары коллекцияләрен барлыкка китерү тарихы һәм уникаль экспонатлар белән таныша ала. 23-нче апрельдә музейлар төрле формада «Мин — Татарстан баласы!» проекты турында сөйләячәк, паспортның тарихына, Россиянең, Татарстанның һәм республиканың дәүләт символларына багышланган экспонатлар тәкъдим итәчәкләр.